Э.Л. Юнусова

Кеше гомере - диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора, уйлаганын эшләп өлгерергә, жирдә узенең эзен калдырырга, мәнгелек яшәп алырга тели hәм гомере буе шуна омтыла. Ул омтылган биеклек - чалт аяз күкле, ак саф биеклек.

Без барыбызда күккә күтәрелә - камиллеккә ирешә алабыз, әмма күбебез узебезне чикли. Шуны онытмаска кирәк: күзләр бары каршылыкны гына курә,э фикерләребез, уйларыбыз,ирекле булып кала. Һәрбер кеше уз гомерендә узенә ниндидер бер мәгнә кертә,максат куя hәм шуны чынга ашыру, ягъни яшәу, анын яшәешенен асылы булып тора да инде. Әгәрдә синен андый максатларын юк икән, димэк алар бик кечкенә яки гади , шуна курә син аларны сизмисен генә. Ә читтән караганда ул бик яхшы куренә. Мәсәлән: берәү атна буе тир тугеп эшли, hәм житмәгәненә кредит алып өен заманча җихазлар белэн тутыра, монын яшәү мәгънәсе - иртәгәдән яши башлау. Ә кемдер атна буе эшли, эшләгәнен казиноларда, уен автоматларында туздыра .Мондый кеше - бер көнлек белән генә яши. Яшәунен асылы гомергә бер булмый, кешесенә карап ул хәрдаим узгәреп торырга мөмкин.

Шулай, әгәр дә сез узегездән сон эз калдыру белән канәгатьләнәсез икэн, монда төгәлләргә дә мөмкин. Нинди эз, тирәнме, юкмы - анысы мөхим тугел. Кунеленә тынычлык урнаштырырдай гына булсын. Һәр эшенә, хәрбер теләгенә мәгънә бируче, аларны берләштеруче яшәвеннең бердән бер асылына китереп тортәдә инде. Тик бу җавапны инде узенә табарга кирәк. Бу әллә ни кыен булмаячак. Аны бары тик кунелең белән кабул итеп, яшәешеннен маягы итеп кую гына каршылыклар тудырачак. Ин беренче чиратта - узендә. Ә узенне аклар өчен сәбәпләр эзли башлыйсын. Һэр кеше бу тормышта узеннән сон якты эз калдырырга яратылган дип уйлыйм мин.

Кеше дөньяга килә, аякка баса, белем ала,тормышта үз урынын эзли башлый. Кемгәдер бу урынны табу өчен бик кыска вакыт та җитә, ә кемдер инде үз максатына сикәлтәле, бормалы юллар аша үтеп ирешә. Ләкин үз гомерендә изге гамәлләре белән үзеннән сон килгән буынга якты исемен калдыра алу кешенен бурычы.



Л.Р.Митрофанова
Минем бу иншамда фронтта сугышкан солдатлар турында гына тугел,э бер ничэ бала белэн калган хатыннар,бердән-бер улын көтеп калган аналар һәм тәрәзәдән күзләрен алмыйчы әтиләрен көткән балалар турында язасым килә.Аларда бит сугышка бик зур өлеш керткәннәр.

1941 елның 22 нче июнендә бөтен дөнья Бөек Ватан сугышы башлана.Ул барлык ир-егетләрне гайләләреннән,балаларыннан аерып,бер кешене җәлләмиче ачы сугышка алып китә.Бу көнне озакламый курешергэ “ант” итеп саубуллашкан парлар бик күп булгандыр. Фатих Кәримне “Ант” шигырендә без ир-егетләрнең хич-шиксез туган якны якларга һәм бер авырлыктанда курыкмаска ант киткәннәрен аерым-ачык курәбез:

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә – балам. Син – әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм :

Шушы балам өчен, синең өчен,

Нәселем өчен, туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

Кайбер гайләдә хатыннар ирләрен,бер ничә улларын затып,япа-ялгызы гына калалар.Ул аналарның ачы сугыштан күпме күз яшьләре туккәннәрен күз алдына да китереп булмый... 4 ел буе барган сугыш меңләгән кеше язмышын мәнгелеккә алып китә.

Сугыш еллары турында сөйләгәндә фронттагы сугышчылар турында гына түгел,ә тылда хезмәт иткән хатын-кызлар турындада әйтергә кирәк. Сугышның беренче көннәреннән үк алар бөтен авырлыкны калдырып ирләре урынынна станоклар артында эшли башлыйлар.
Тылда эшләгән хатыннаргы багышлап рус язучысы Владимир Абросимов шигырь яза:



Да, были, как века, мгновенья.
Об этом тяжело вспоминать-
Хватило б только сил, терпенья,
чуть слышно повторяла мать.
Когда заря ещё дремала
И крепко спали петухи,
Она, ослабшая вставала
На ошалелые гудки.
Ей было 27 неполных
Внося сибирскую метель в избу,
Она валилась, помню,
Едва раздевшись, на постель.
Уставши за день несказанно,
Она шептала, как вчера:
- Успеть бы отдохнуть мне за ночь,-
И затихала до утра.

Минем үземнең әтиемнең әнисе Заляева Мияссәрә Галиәхмәт кызы турында сөйләп утәсем килә.

Бөек Ватан сугышы башланган елны әбием сугышка бабамны Заляев Әхмәтхужаны озата.Әбекәйгә 37 яшь була.Балалар,өйдәге мал-туарда әбием җилкәсенә тошә.Ана карамастан “Барда фронт өчен,барда җиңү өчен “ дигән сузләр генә яши алар йөрәгендә.Әбиемнәр печән чабалар,утын кисәләр,саламны ат арбасына тутырп алып кайтып узләре бушаталар.Кул-аяклары,аркалары чыдый алмаслык сызлаган.

Бик авыр булган ул вакытлар.Сугыш башыннан ук ул үз эшләрен һәм фронтка киткән бабам әшләрендә эшли башлый.Алмый-тармый көненә 10-15 сәгать эшли ул.

Бөтен булган ашамлыкның яхшысын сайлап фронтка җибәрәләр.Узләре алабута орлыгыннан икмәк пешереп яки кычыткан ашы пешереп ашаганнар.Аларның күргәннәрен сөйләп бетергесез түгел.Ул чорда балаларда зур кешеләр кебек үк әшлиләр ,бар авырлыкны күрә сабыйлар.

“Бөек Ватан сугышында безнекеләр җингән” дигән хәбәр килгәндә әбиемнәр басуда җир эшкәрткәннәр.Минемчә ничә ел интеккәннән соң бу яңалыктан алар кечкенә сабыйлар сөенгән кебек сөенгәннәрдер.

Бабам сугыштан кайткач алар бергә колхозга әшгә тошкәннәр.4 бала устергәннәр шуларның иң кечкенәсе генә кыз булган.Мияссярә әбине үзем күрмәдем,әбекәй 1980 елларда ук вафат булган.Бу иншамны Мияссәрә әбинең кызы Гүзәл әби сөйләуләре буенча яздым.

Сугыш беткәнгә инде 71 ел тула,әмма аның нинди дәхшәтле булганын тарих битләреннән,ветераннарның күз яшьләреннән,тол калган хатыннарның ирләре язган хатларны кат-кат укыганнарын белеп була.Елдан - ел 9 майда майдандагы ветераннар саны әзәйгәннән –әзәя бара.Әгәрдә шул авыр вакытта алар бер-берсенә ярдәм итмәсәләр без бу сугышта җигәр идек микән?-дигән сорауны үз-үземә еш кына бирәм...Минемчә,бу сугышта алар безнең илебезне бер кайчанда бер кемдә ала алмаслыгын курсәткәннәр,чөнки без бердәм халык!Меңләгән кеше фронтта,окопта,чит илләрдә ятып кала.Алар безнең өчен тырышалар,без һәр таңны үз илебездә каршы алсын өчен!Безнең киләчәк өчен яшь-кызлар,хатыннар,аналар төн йокыларын йокламыйча оекбаш бәйләп,икмәк пешереп төннәрен үткәрәләр.Шуларга хөрмәт йөзеннән генә булсада без үз илебездә яхшы гәмәлләрне көннән көн арттырырга тиешбез,чөнки кая гына булмасын яхшылык,бердәмлек хәм кешелеклек өстен урын алачак!
Иншамны Рәзиф Дәүләт Бикбаулы улының Үткән белән Бүген дигән шигыреннән өзек китереп тәмамлыйсы килә:

Бугенге кон кузлегеннэн

Сезгэ карыйм бабайлар.

Сез бит без яшэсен диеп

Яу кырында калганнар.

Кызганмыйча узегезне

Сугышкансыз ил очен

Яшэсен дип килэчэктэ

Безнен бэхетле буын.

Буген доньяда яшэугэ

Без бит сезгэ бурычлы.

Фашистларны жинмэсэгез

Булмас иде тынычлык.

Безнен очен сез хэрвакыт

Яшь коенчэ калдыгыз.

Бездэ калган бары сезнен

Яшь чактагы фотогыз.

Саргайган фотоларны карап,

Утырам уйга батып-

Сездэн башка купме уткэн

Нихэтле аккан вакыт.{…}


7971439791027901.html
7971516016397160.html
    PR.RU™